Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Спорт һәм сәнгать бәйрәме

14 гыйнвар көнне Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда җиденче тапкыр “Манзара” спорт һәм музыкаль премиясе тамашасы булып үтте.

Аның Казан циркы, “Пирамда” күңел ачу бинасында үткәрелгәне булды. Соңгы берничәсе алда телгә алган спорт сараенда үтә. Көн-көнгә, ел-елга охшамаган кебек, татар дөньясында елдан-ел популярлаша барган бу бәйгедә дә ел саен яңалыклар, үзгәрешләр булып тора. 

Мисал өчен, быел ярышны оештыручылар соңгы балл алган көрәшчегә өстәмә бер балл бирделәр һәм аны “кешбек” дип атадылар. Спорт һәм сәнгать  бәйрәменең тугры тамашачыларының берсе булган районыбыз башлыгы Нәҗип Хаҗипов аны татарчалаштып “чумара” дип  атарга тәкъдим кертте.  Һәм әлеге сүз тамашаны алып баручылар, хөкемдарлар телендә әйләнешкә керде дисәң дә була. Алар әлеге сүзне тамаша тәмамланганчы еш әйттеләр. Дөрес, безнең Теләче, Саба якларында бик популяр булса да, тамашачылар арасында белмәүчеләр дә булып чыкты. Хәтта чараны алып баручыларның берсе булган Әбри Хәбринең дә күңелендә каршылыклы фикерләр тумыйча калмады.  Ахыр чиктә ул да күнде, “хешбек”ны “чумара дип сөйли башлады. Болар һәм батырларның, сәнгатькәрләребезнең алышы турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев