Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Спорт һәм сәнгать бәйрәме

Бүген, ягъни 28 гыйнвар көнне, “ Батыр” спорт комплексында райондашыбыз, танылган эшмәкәр, милли көрәш буенча республиканың спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына 2005 – 2008 елларда туган егетләр арасында көрәш буенча район беренчелегенә ачык турнир үтте.

Анда Саба, Арча, Азнакай, Лаеш, Питрәч һәм Теләче районнары  – җәмгысы 13 командадан, 102 көрәшче көч сынашты.

Ярышны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, көрәш буенча республикабызның атказанган тренеры, Казан технология университеты доценты Марат Әхмәдиев, млли көрәш буенча республиканың спорт остасы Расих Габдрахманов катнашты һәм чыгыш ясады. Шулай ук тантанада республиканың атказанган артисты Илназ Минвәлиев, көрәш буенча республиканың атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы Лениз Абдуллин, җиңүче командага тәкәгә сертификат әзерләгән шәхси эшмәкәр Илдар Фазылҗанов та катнашты. Тантанада республикада спортны үстерү һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәне өчен җаваплылыгы чикләнгән “АвтоСпецТранс” ширкәте директоры Расих Әхмәт улы Габдрахманов Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  Моннан тыш, аңа республикабызда көрәш төрләрен үстерүгә керткән зур өлеше өчен  Россия көрәш Федерациясенең истәлек бүләге дә тапшырылды. Бүләкләрне иясенә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырды.

 Якташларыбыз, “Татар моңы” конкурсы лауреатлары -  җырчы Инсаф Бәдретдинов белән баянчы Булат Шәрипов һәм район Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче “Сюрприз” бию төркеме кызларының чыгышы тантананың зур бизәгенә әверелде.

Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышта командалар арасындагы беренчелектә беренче урынны Теләче районы җыелма командасы  яулады. Икече һәм өченче урыннарда Саба һәм Арча районнары командалары. Аларга һәм шәхси беренчелектә призлы урыннар яулаган яшь көрәшчеләргә ярышларның сәбәпчесе булган Расх Габдрахманов иганәсенә әзерләнгән Кубоклар, Мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата призлар тапшырылды.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев