Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Су хаталарны кичерми

23 июнь көнне Алабуга районында Нократ елгасында 48 яшьлек ир-ат суга бата. Узган ялларда республикада өч кеше батып үлде. 26 июльдә Казансу елгасыннан 60 яшьләр тирәсендәге ир-атның мәетен табып алалар. Гаврилов урамында яшәүчеләр аның кич белән яр буенда йөргәнен күргән. Ир - атның нинди шартларда су астына китүе билгеле түгел, яр буенда киемнәре генә калган. Актанышта да шуңа охшаш хәл була. Пучы авылы күлендә 51 яшьлек ир-ат бата. Аның үле гәүдәсен 3 метр тирәнлектән табып алалар. Иң аянычлы очрак - Минзәләдә килеп чыга. 25 июль көнне кичке дүртләр тирәсендә Татар Мошыгысы авылы янындагы елгада биш яшьлек кыз батып үлә. Ул да әти-әнисе белән коену өчен җиһазландырылмаган урында ял иткән, кабартылган боҗра белән йөзгәннәр. Күрәсең, йөзү җайланмасы кинәт капланып, бала су төбенә китә. Әтисе кызын эзләп суга чумып караса да, таба алмый. Водалазлар килгәч, сабыйның гәүдәсен ярдан 15 метр ераклыкта, 2 метр тирәнлектән табып алалар. Республикада ел башыннан сулыкларда 35 кешенең гомере өзелә Шуның өчесе - балалар. Фаҗигалар нигездә су керергә ярамаган урыннарда килеп чыга.

- Бу хакта узган атнада Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча республика комиссиясе утырышында сөйләштеләр. Проблема республика Хөкүмәте югарылыгында күтәрелде. Июль аеның соңгы атнасы калып барса да, кайбер районнарда әле һаман да коенырга рөхсәт ителгән сулыклар коеныр өчен ачылмаган. Республиканың 19 районында әлеге проблема кискен тора. Кара исемлектә Әлки, Кама Тамагы районнары белән беррәттән, шул ук Минзәлә районы да бар. Анда берничә ел рәттән кизү торучы таба алмыйлар. Ә ул булмаса ял урынын ачарга рөхсәт бирелми. Әлеге уңайдан комиссия рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин шаяру катыш тәнкыйть белән:
“Июль ае тәмамланып килә. 3 августтан соң халык су коенырга йөрми, алар декабрьдә су керсенмени инде?! Эшне тиешенчә оештырмагансыз. Җиһазландырылмаган су керү урыннарына тулы бер полиция бүлеген китереп куйсагыз да, кешеләр барыбыр йөзәчәк. Чөнки урамда һава температурасы 33 градус ләбаса”, - дип белдерде. Соңгы елларда сулыкларга судно, яхталар, катерлар белән чыгучылар күбәйде. Быел алар белән бәйле гадәттән тыш ун хәл килеп чыкты, аларда дистәгә якын кеше һәлак булды. Узган елгы шушы чор белән чагыштырганда өч кешегә күбрәк. Һәлакәтләрнең сәбәбе суднолар белән аек булмаган килеш идарә итү, караңгы вакытта гидроциклда йөзү, иминлек жилетларын кимәү. Быел безнең хезмәттәшләр тарафыннан 812 рейд үткәрелгән һәм 554 судно йөртүчесе административ җаваплылыкка тартылган, 78 судноны махсус стоянкага алып киткәннәр, - диде Татарстан Республикасы Гражданнар Оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче районы бүлеге консультанты Илһам Гарипов.
 

Синоптиклар атна ахырына кабат эссе һава вәгъдә итә. Билгеле ки, авыл халкы су керер өчен кабат елга-күлләргә, сусаклагычларга, ә шәһәр җирлегендә - пляжларга агылачак. Фаҗигалар килеп чыгу ихтималы да арта… Су хаталарны кичерми диләр. “Су коену тыела” дигән элмә такталарга игътибарлырак булсак иде. Безнең “Дулкын” йөзү бассейныннан тыш, районда җиһазландырылган, су коену рөхсәт ителгән су коену урыннары юк. Шулай булса да, районыбыз биләмәсендә урнашкан сусаклагычлар, Мишә елгасының комлы урыннары көндезге һәм кичке сәгатьләрдә су коенучылардан бушамый. Тыелган булып та, суга кергәнбез икән, зинһар, саклык чаралары турында онытмыйк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев