3 август 2026 яңалыклары
-
Татарстанның яшь журналистлары 200 мең сумлык грант өчен көрәшә ала
Бүген, 3 августта, Татарстанда «Идел буе федераль округының Яшьләр медиасы» медиаконкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды, ул 16 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Су хаталарны кичерми
23 июнь көнне Алабуга районында Нократ елгасында 48 яшьлек ир-ат суга бата. Узган ялларда республикада өч кеше батып үлде. 26 июльдә Казансу елгасыннан 60 яшьләр тирәсендәге ир-атның мәетен табып алалар. Гаврилов урамында яшәүчеләр аның кич белән яр буенда йөргәнен күргән. Ир - атның нинди шартларда су астына китүе билгеле түгел, яр буенда киемнәре генә калган. Актанышта да шуңа охшаш хәл була. Пучы авылы күлендә 51 яшьлек ир-ат бата. Аның үле гәүдәсен 3 метр тирәнлектән табып алалар. Иң аянычлы очрак - Минзәләдә килеп чыга. 25 июль көнне кичке дүртләр тирәсендә Татар Мошыгысы авылы янындагы елгада биш яшьлек кыз батып үлә. Ул да әти-әнисе белән коену өчен җиһазландырылмаган урында ял иткән, кабартылган боҗра белән йөзгәннәр. Күрәсең, йөзү җайланмасы кинәт капланып, бала су төбенә китә. Әтисе кызын эзләп суга чумып караса да, таба алмый. Водалазлар килгәч, сабыйның гәүдәсен ярдан 15 метр ераклыкта, 2 метр тирәнлектән табып алалар. Республикада ел башыннан сулыкларда 35 кешенең гомере өзелә Шуның өчесе - балалар. Фаҗигалар нигездә су керергә ярамаган урыннарда килеп чыга.
-
3 август - карбыз көне
Карбыз сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Киңәшләр.
-
«Рубин » Савелий Ковтун белән 2028 елга кадәр контракт төзеде
Савелий Ковтун Казан «Рубин»ы белән 2028 елга кадәр профессиональ контракт имзалаган.
-
Фоат Шайдуллин истәлегенә көрәш турниры узачак
Орымширмә авылында РСФСРның спорт остасы Фоат Шайдуллин истәлегенә көрәш турниры узачак.
-
Юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмыйк
Алдагы мөрәҗәгәтебез шәхси затларга һәм оешмаларга караган трактор (яки авыр техника) хуҗаларына.
-
Татарстанга кабат яшенле яңгыр якынлаша
Татарстан Гидрометүзәге синоптиклары август башында республикада һава торышы нинди булачагы турында сөйләде.
-
Бер тәүлектә Татарстанда 5 янгын теркәлгән
1 августта Дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре биш тапкыр янгын сүндерергә чыккан. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр ялган чакырулар буенча җиде тапкыр чакырылган.