Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Суд залыннан

2019 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Теләче район суды Бабиевка карата (фамилиясе үзгәртелде) хөкем карары чыгарды. Ул суд тарафыннан Россия Федерациясенен Җинаять кодексының 112 маддәсендәге 2 өлешенең «з» пунктында каралган җинаятьне кылуда, ягъни корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып, сәламәтлек өчен уртача авырлыктагы зыян китерүдә гаепле дип танылды.

Жинаять эшеннән  күренгәнчә, 2019 елның 11 июнендә 17 сәгать 00 минут тирәсендә (төгәл вакыт билгеләнмәгән) Теләче районында урнашкан бер авылның ишегалдында көтмәгәндә килеп чыккан конфликт вакытында Бабиев, үзенең шәхси каршылыгын кичереп, тән җәрәхәтләре ясау максатыннан, йодрык белән атасының йөзенә, башына һәм тәненә хөҗүм итә, кимендә 4 тапкыр кулы белән суга, шул рәвешле, атасының сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян китерә, сәламәтлек какшау билгесе буенча, 3 атнадан артык (21 көннән артык) тән җәрәхәтләре ясый.

Җинаять эшен карау барышында Бабиевның гаебе тулысынча исбатланды, шулай ук анын гаебе эш буенча җыелган язма дәлилләр белән расланды.

Суд, гаепләнүче гамәлләрендә җәзаны йомшартучы шартлар буларак, Бабиевның үз гаебен тулысынча тануын һәм тәүбә итүен, аның һәм аның туганнарының сәламәтлеген, зыян күрүчеләр алдында гафу үтенүен таныды.

Суд гаепләнүче Бабиевнын гамәлләрендә җәзаны авырайтучы шарт итеп җинаятьләрнең рецидивын исәпкә алган.

Эш буенча барлык хәлләрне, ягъни гаепләнүченең шәхесе, җәзаны йомшарта һәм авырайта торган шартларны, шулай ук Бабиевның урта авырлык категориясенә караган җинаять кылуын, психиатр һәм наркологта исәптә тормавын, элек хөкем ителүен, яшәү урыны буенча уңай характерлануын исәпкә алып, катгый режимлы төзәтү колониясендә 3 (өч) елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгели.

Татарстан Республикасы Югары Судының 2019 елның 20 декабрендәге апелляция карары белән Татарстан Республикасы Теләче район судының 2019 елның 7 ноябрендәге карары үзгәртелде, җинаять кылу өчен сәбәп булган зыян күрүченең тәртибе җәзаны җиңеләйтә торган хәл дип танылды. Шуңа бәйле рәвештә, РФ Җинаять кодексының 112 маддәсенең 2 өлешендәге «з» пункты буенча билгеләнгән җәза 2 ел һәм 5 айга кадәр киметелде. Калган өлешендә хөкем карары үзгәрешсез калды.

 

Татарстан Республикасы Теләче район суды судьясы ярдәмчесе Люция Садриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев