Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Суд залыннан

2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Теләче районы суды Нәбиев, Асаев, Ганиевка (фамилияләре үзгәртелде) карата хөкем карары чыгарды, алар урлауда гаепле дип табылды.

Суд утырышында ачыкланганча,  2019 елның сентябрь ахырындагы бер көндә (төгәл дата билгеләнмәгән),  Набиев,  Татарстан Республикасы Теләче районында урнашкан жаваплылыгы шиклэнгэн жэмгыятнен (ЖЧҖ) аграр складында булганда, чит кеше милкен яшерен урлау максаты белән, югарыда күрсәтелгән складтан, 55 килограммлы 1 капчык люцерна орлыгын урлап, оешмага 141 сум 75 тиен матди зыян китергән.

 

Моннан тыш, 2019 елның декабрь башында (төгәл дата билгеләнмәгән) Татарстан Республикасы Теләче районында урнашкан Асаев хуҗалыгы гаражы каршында Нәбиев һәм Асаев ҖЧҖнең аграр складыннан люцерна орлыкларын урлашу турындагы җинаять гамәлен тормышка ашырырга сүз куешалар.

Шуннан соң, 2019 елның 13 декабрендә 22.00 сәгать тирәсендә  Нәбиев һәм Асаев, алдан сөйләшеп, үзара килешеп, явыз ният белән чит милекне яшерен рәвештә урлаудан гыйбәрәт булган җинаятьчел ниятне тормышка ашыру максатыннан, ҖЧҖнең ангар складының артына юнәләләр. Җирдә табылган агач баскычтан файдаланып, тәрәзә аша складка законсыз үтеп, гомуми авырлыгы 874 килограммнан да ким булмаган люцерна орлыгын урлыйлар.

Әлеге затларның җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә, зыян күрүчегә       123 889 сум 5 тиенлек күләмдә матди зыян китерелгән.

 

Шулай ук, 2019 елның 15 декабрендә (төгәл вакыт билгеләнмәгән)  Нәбиев һәм Ганиев, «VOLKSWAGEN POLO» маркалы автомобиль салонында, "Теләче-Арча" автомобиль юлы буйлап барганда, Нәбиев тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Теләче районының көнбатышында урнашкан ҖЧҖнең аграр складыннан клевер орлыкларын урлау турында җинаять гамәле буенча сүз куешалар.

Шуннан соң, 2019 елның 16 декабрендә 11 сәгать тирәсендә Нәбиев, Ганиев белән берлектә, үзара  алдан сөйләшеп, аңлашып, явыз ният белән, чит милекне яшерен рәвештә урлау турындагы җинаятьчел максатны гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Теләче районының көнбатышында урнашкан ҖЧҖнең ангар складының арткы өлешенә килеп, бинага кереп, аннан гомуми авырлыгы 1072 кг булган клевер орлыгын урлыйлар.

Әлеге затларның җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә зыян күрүчегә        118 080 сум 80 тиен күләмендә матди зыян китерелгән.

 

Суд утырышына кадәр хөкем ителүчеләр китерелгән матди зыянны тулысынча каплаган.

Хөкем карары чыгарганда суд тарафыннан эшнең барлык шартлары, гаеплеләрнең шәхесе турында мәгълүматлар, билгеләнгән җәзаның гаеплеләрне төзәтүгә йогынтысы, гаепне тулысынча танулары, кылган гамәлләрендә ихлас тәүбә итүләре, аларның яше, матди зыянны каплау гамәле, аларның һәм туганнарының хәл-торышы исәпкә алынды.

 

Татарстан Республикасы Теләче район судының 2020 елның                        27 февралендәге хөкем карары белән:

Нәбиев  Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 статьясының 1 өлеше, 158 статьясының 2 өлешендәге «а», «б» пунктлары, 158 статьясының 2 өлешенең «а», «б» пунктлары буенча гаепле дип табылды хэм Россия Федерациясе Җинаять кодексының 69 статьясының 2 өлешен, 71 статьясын, 73 статьясын кулланып, 3 елга сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә жәза бирелде.

Асаев Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсенең 2 өлеше буенча гаепле дип табылды хэ Россия Федерациясе Җинаять кодексының 73 статьясындагы «а», «б» пунктларын кулланып, аңа 1 ел да 6 айга сынау срогы белән 1 ел 6 айга шартлы рәвештә 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнде.

Ганиев Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 статьясындагы 2 өлешенең «а», «б» пунктлары буенча гаепле дип табылды, хэм Россия Федерациясе Җинаять кодексының 73 статьясын кулланып аңа 1 ел да 6 айга сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнде.

Суд тарафыннан күрсәтелгән затларга, шулай ук, шартлы рәвештә хөкем ителүченең үз-үзен тотышын контрольдә тотучы махсус дәүләт органы хәбәреннән башка, яшәү урынын үзгәртмәү, хөкем ителгәннәрне контрольдә тотучы органнарга даими рәвештә теркәлү бурычлары йөкләнде.

Югарыда күрсәтелгән суд карарына яклар тарафыннан шикаять бирелмәде, протест белдерелмәде һәм хәзерге вакытта карар закон көченә керде.

 

Люция Садриева,

Татарстан Республикасы Теләче район суды судьясы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев