Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Суда пешкән йомыркалар уңыш символы

Суда пешкән йомыркалар татарларда борынгыдан яхшы уңыш символы булып саналган. 1 май көнне халык табигатьнең уянганын, яңа тормыш башлавын «Йомырка бәйрәме» белән каршы алган һәм бу бәйрәмне әле дә бик яратып уздыра.

Бу көндә йомырканы суда пешереп, төрле төсләргә буяганнар, тәмтомнар пешергәннәр һәм кунаклар чакырганнар. Хуҗабикәләр йомыркаларны кичтән табигый буяулар белән буяп куйган. Мәсәлән, суган кабыгы, каен яфраклары, имән агачы һәм чөгендер салынган суда кайнатылган йомыркалар салават күпере төсләрен алган.

Әлбәттә, бу бәйрәмне, иң беренче чиратта, балалар көтеп алган. Нәкъ әлеге көндә алар шаяру, кызыклы маҗара сыман, төрле йортларга барып, йомыркалар җыйган.Әлеге йомыркаларны салып барыр өчен әниләре аларга махсус чүпрәк капчыклар да тегә торган булган. Балалар, иртән киенеп вакыт уздырмас өчен, кичтән үк киенеп яткан һәм әтәчнең беренче тавышы белән урамга ашыккан. Йомырка җыю якынча 2-3 сәгать дәвам иткән һәм бик күңелле узган. 

Фотоларда Күкчә авылы балалары йомырка җыя.


Рәйхана Антонова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев