Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сугышчы-интернационалист Илшат Гыйлемхан улы Хәйруллин истәлегенә багышланган шахмат ярышы үткәрелде

Бүген Иске Җөри урта мәктәбе базасында мәктәп укучылары арасында сугышчы-интернационалист Илшат Гыйлемхан улы Хәйруллин истәлегенә багышланган шахмат ярышы буенча район беренчелеге үткәрелде.

Ярышларны тантаналы ачылу чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гиниятуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, әфганчылар - Айдар Галимҗанов һәм Рәис Нуртдинов та катнашты. 

- Районда әфганчылар белән эш бара, алар белән еш очрашабыз. Моңарчы Ильшат Гилемхан улы истәлегенә биатлон ярышлары уза иде.  Бу бәйгеләрнең төп максаты  - яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, - дип чараны ачты Динар Сәет улы.

- Әлбәттә, мондый чаралар бик кирәкле чаралар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бигрәк тә. Сугышчы - интернационалистларның бүгенге чарада катнашулары үзе бер мәртәбә, - диде Наталья Владимировна.

- Илшатны мин үзем шәхсән күреп белмәдем. Аның үлү турындагы хәбәре килгәндә мин сигезенче сыйныфта укый идем. Аннан соң, укып бетергәч, үземә дә шушы сугышта катнашырга туры килде... Кызганычка каршы сугыш корбаннарсыз булмый. Без ел саен очрашып торабыз, Ильшатның әнисе Рәхилә апа исән чакта, аның янына килә идек., аның белән аралаша идек, - диде әфганчылар советы рәисе Айдар Галимҗанов.

-  Мин дә Ильшат Гилемхановичны белми идем. Ләкин аның командирларыннан, бергә хезмәт иткән иптәшләреннән якташыбызның төгәл, эш сөючән, кушканны тиз үти торган батыр егет булуы хакында күп ишетергә туры килде. Бу мәктәптә укыган егет ул, шуңа ярыш та биредә уза. Яшьләр аның батырлыкларын онытмасыннар иде, - ди үзе дә Әфган сугышында катнашкан Рәис Нуртдинов.

 

Урыннар түбәндәгечә чыгарылды:

1 урын – Үзәк мәктәбе

2 урын – Олы Нырсы мәктәбе

3 урын – Иске Җөри мәктәбе

 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев