Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Шунда туган, шуннан илһам алган

Бүген шагыйрь, прозаик, якташыбыз Рашат Низамига 75 яшь тулды.

Әлеге уңайдан, әдипнең туган авылы  – Олы Мишәдә «Синдә тудым, синдә илһам алдым» дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде. Чарада Рашат Мияссәр улының авылдашлары, Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, китапханәчеләр, Рашат аганың улы Айдар, кызы Айсылу һәм оныклары катнашты.  

Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре, проза әсәрләре укылды, җырлары башкарылды. Рашат абыйның үзе кебек җылы, якты кичәне оештыруда китапханәче Рузалия Газизова, «Ядькарь» фольклор ансамбле әгъзалары, Олы Мишә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары зур көч куйды. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев