Сак булу кирәк
Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында районда юл куркынычсызылыгы комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.
Муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашында узган утырышта әлеге тәҗел теманы төрле яссылыкта яктыртып, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, Теләче авыл җирлеге башлыгы Илдар Мараков, районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов чыгыш ясады. Докладчылар тарафыннан Яңа ел бәйрәме көннәрендә юлларда, бигрәк тә балалар белән бәйле чаралар вакытында җәяүлеләр кичүендә, урам чатларында бозлавыклы урыннарда аеруча сак булырга кирәклегенә басым ясалды. Шулй утырышта Казан шәһәренең территориаль Идарәсе башлыгы Наил Агишевның чыгышы да зур кызыксыну белән тыңланды.
Утырыш турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев