Табигать – безнең байлыгыбыз
5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау, ә Россиядә экологлар көне буларак билгеләп үтелә. Соңгысы турында тиешле Указ 2007 елның 21 июнендә Владимир Путин тарафыннан имзалган.
Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы әйләнә-тирә мохит проблемаларына багышланган конференция үткәрелүгә бәйле. Моннан 45 ел элек планета халкын әйләнә-тирәлекнеңпычрану мәсьәләләре, кешелек цивлизациясенең алга таба үсеше борчый башлаган.
1971 елның 11 маенда 23 илдән килгән 2 меңнән артык атаклы сәясәт эшлеклеләре, тикшеренүчеләр, язучылар һәм рәссамнар БМО генераль сәркатибенә мөрәҗәгать итеп имза җибәрәләр. “Йә без пычраклыкны бетерик, йә ул безне юк итәчәк!, - лиелә әлеге мөрәҗәгатьтә. Документта табигать пяратуга бәйле рәвештә кешелеккә карата булган куркыныч турында кисәтә торган фактлар китерелә. Табигатьне яклау буенча комиссия төзелә, аның вәкилләре дөньяның һәр илендә үз эшчәлекләрен гамәлгә ашыру вәкаләтенә ия була. Әйләнә-тирәлекне саклауга юнәлдерелгән махсус оешмалар барлыкка килә. Оешмаларның хезмәткәрләре табигатькә үсеш алган индустриядән китерелә торган зыянны минимумга калдырыр омтылып кына калмыйча, шелекнең тереклек итү тирәлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар һәм акцияләр дә үткәрелә. Бу дөньяви бергәлек экологик торышны яхшырту өчен мөмкин булган чараларны да күрә.
Экспертлар фикеренчә, хәзер Россиядә төрле тармактагы халык хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм табигатьне саклау юнәлешендәге өлкәдә 200 мең белгеч-эколог хезмәт куя. Табигатьне саклауга юнәлдерелгән фәнни һәм фәнни-мәгариф учреждениеләрендә 60 меңнән алып 100 меңгә кадәр белгеч эшли, ә урта һөнәри һәм югары уку йортларында укучыларның һәм асптрантларларның саны 40-45 ме кешегә җитә! Россия дә меңнән артык иҗтимагый экологик оешма исәпләнә, алар миллионнарча гражданнарны берләштерә.
Без табигатьтән, табигать бездән башка яши алмый. Ләкин ул безнең игътибарга, яратуга, саклауга мохтаҗ. Безнең төп максат: әйләнә-тирәдәге яшеллекне, зәңгәр күк йөзен, саф һаваны һәм дусларыбыз – хайваннар, кошлар, бөҗәкләрне саклап калу. Соңгы елларда райондашларыбыз табигатебезнең чисталыгы үзләренә бәйле икәнен аңлый башлады. Ничек кенә булмасын, бакча артларын, елга буйларын Шулай да көнкүреш, төзелеш калдыкларын машиналарга төйи торып та, махсус полигоннарга илтергә иренүчеләр ара тирә очрап тора әле. Татарстан Республикасы Экология һшм табигый байлыклар мигистрлыгының үзәк территориаль идарәсе беренче разрядлы белгече һәм муниципаль район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиянең белгече Гөлфия Садыйкова белән берлектә үткәрелгән рейдлар моны ачык күрсәтеп тора. Үзаңыбыз җитсә, табигать шул дәрәҗәдә ямьсезләнмәс иде. “Калдыкларның федераль классифкация каталогы буенча аерылганлыгын кайберәүләр аңлап та бетерми. Бер-ике елда чери торган чүпкә йөз елдан соң гына таралучан полиэтилен, пластик әйберләр иярә икән, бу инде әйлән-тирә мохиткә зыян салу дигән сүз. 2019 елның 1 гыйнварыннан кертелгән яңа кагыйдәләр нигезендә чүп бары полигоннарга гына китерелергә һәм кылдыклы җитештерү алып баручы төбәк операторы белән килешү нигезендә эшләргә тиеш, - ди Ришат Билалов.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев