Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Таләпләр һәркемгә дә бертөрле

Килешәсездер, югары тизлектә машина җилдергәндә, инспекторлар туктатса, һәркайсыбызның кәефе кырыла, инспекторларга канәгатьсезлек белдереп, теләр-теләмәс кенә туктыйбыз. Күпләр акланырга тырышып, инспекторлар белән сатулашып, конфликтка керергә дә күп сорап тормый.

Юл йөрү кагыйдәләре дә, инспекторлар таләбе дә бертөрле. Шунысы куанычлы, районыбыз яңадан торгызылган елларда Илшат Галиәкбәров җитәкләгән бүлек, берничә елга бетерелеп торса да, 2014 елдан яңадан торгызылып эшли башлады. Үз эшенең осталары, юлларда уяу хезмәт итүче район дәүләт автоинспекцияcе җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Хәмит улы Нәзиров, административ практика инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илнур Хәлим улы Кәримуллин юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторы, полиция лейтенанты Ленар Тәлгать улы Кыямов һәм хезмәткәр Лилия Равил кызы Шиһабиевага күп очракта көчәйтелгән режимда эшләргә туры килә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, биш айлык хезмәтләренең нәтиҗәләре белән таныштыруны үтенеп, без бүлек җитәкчесе, полиция капитаны РИШАТ ХӘМИТ УЛЫ НӘЗИРОВка мөрәҗәгать иттек.

- Табигый ки, күпчелек инспекторларны хаксыз, үзен хаклы дип санарга күнеккән. Кайберәүләр чамадан тыш тизлекне арттырып, каршы як полосага чыгып, саклык каешларын эләктермичә үзләрен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куя.

- Без юлларда тәртип булсын, транспорт чаралары хәрәкәте иминлеге тәэмин ителсен өчен эшлибез. Шушы таләпләрдән ЮХИДИ хезмәткәрләренең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге яхшы аңлашыла. Кагыйдә төгәл үтәлмәгән очракта, тиешле чарасы да күрелә. Моны һәр машина йөртүче күңеленә салып куйсын иде. Әйтик, рөхсәт ителмәгән урында автомобильнең тизлеге югары булуга фәкать йөртүче генә гаепле. Андыйларны “Кордон” фото-радар комплексы безгә хәбәр итеп кенә тора. “Игьтибар - балалар!” акциясе барышында балаларын махсус утыргычларда йөртмәүчеләрне ачыклыйбыз һәм алар 3 мең сум күләмендә штрафка тартыла. Быел балаларының иминлегенә ваемсыз караган 12 машина йөртүчегә беркетмә төзелде. Бу сан 2021 ел күрсәткече белән чагыштырганда дүрткә күбрәк. Үзләрен куркыныч астына куеп, саклык каешын эләктермичә йөрүчеләр дә кимеми. Быел юл йөрү кагыйдәләрен шушы рәвешле бозган 198 йөртүче (2021 елда 62 иде) административ җәзага тартылды. Моннан тыш, каршы як полосага чыгып авария куркынычы тудыручыларны дә тәртипкә чакырасы килә. Алар кагыйдә үтәп үз юлыннан барган йөртүчеләрнең дә гомерен куркыныч астына куялар. Быел моның өчен 32 йөртүчегә тиешле җәза күрелде. Узган ел мондый очрак дүрт кенә иде. Шунысы игътибарга лаек, әлеге төр кагыйдәне бозучыларның берсе машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше булып чыкты. Әлеге төр факт буенча җинаять эше кузгату каралган. Күргәнебезчә, тынычланырга сәбәп юк. Чөнки юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрнең саны артуы һәркемне борчылырга мәҗбүр итә. Гәрчә күрсәткечләр безнең нәтиҗәле эшчәнлек турында сөйләсә дә. Безне шулай ук аек булмаган хәлдә руль артына утыручыларның да күп булуы борчый. Андыйлар белән аеруча катгый телдә сөйләшәбез. Быел биш айда инспекторлар тарафыннан транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә иткән 17 йөртүче тоткарланды. Узган ел андыйларның саны бишкә кимрәк, ягъни 12 генә иде. Бер ел эчендә исерек хәлдә автомобиль белән идарә итеп икенче тапкыр эләгүчеләргә закон аеруча кырыс. РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсе 1 нче бүлеге нигезендә ЮХИДИ бүлеге инспекторлары машина йөртүчене исерек хәлдә тоткарлый икән (беренче вакыйгадан соң бер ел узмаган очракта) җинаять җаваплылыгына тартыла. Быел андыйларның саны икәү. Исерек хәлдә транспорт белән идарә итүче хатын-кызларыбыз барлыгын да яшереп калып булмый. Закон каршында һәр өммәт тә бер. Быелның биш аенда исерек хәлдә руль артына утыручыларның бишесен хатын-кызлар тәшкил итә. Исерек хәлдә руль артына утыручының һәм аның янәшәсендә булган кешеләр генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка гражданнар өчен дә куркыныч булуын барлык кшеләрнең дә аңлап җиткермәве бик аяныч хәл.

- Җәй айлары юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре өчен аеруча җаваплы чор булып санала. Таләпләр һәркемгә дә бертөрле

 - Чыннан да, статистика күрсәткәнчә, юлларда транспорт чараларының күбәюе шушы чорга туры килә. Авыл хуҗалыгында кыр эшләренә бәйле язгы чәчү, терлек азыгы әзерләү, урак вакыты, балаларның җәйге каникулы, Сабантуйлары вакытында җәмәгать һәм шәхси транспорт чараларында пассажирлар нык арта. Юлларда җәйге ялга баручы, аннан кайтучы сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген оныткан балалар йөри. ЮХИДИ инспекторларына да барысына да әзер булырга кирәк. Бу чорда балаларның юлларда имгәнүен кисәтү-профилактика чараларына игътибарны арттырырга кирәклеге бәхәссез. Ике этапта уза торган “Игътибр - балалар!” акциясе дә җәйге чорга туры китерелеп үткәрелә.

- Район юлларында юл-транспорт һәлакәтләренең кимемәве, киресенчә артуы кемнең дә күңелендә урынлы борчу тудыра.

- Саннарга килсәк, быелның биш аенда 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, 13 кеше тән җәрәхәте алды, 2 кеше үлде, аларның гаиләләре зур хәсрәт кичерде. Узган ел 5 авария теркәлеп, 6 кеше җәрәхәтләнгән иде. Үлүчеләр булмады. Юлларда транспортның артуы шартларында эшлибез, юл хәрәкәтендә катнашучылар сафына стажы, йөртү тәҗрибәсе булмаган яшьләр өстәлә. Барлык машина йөртүчеләргә дә, унҗидедәгесенә дә, җитмештәгесенә дә имин юллар, хәерле сәфәрләр телибез. Үз чиратыбызда инспекторларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар, имин хезмәт һәм гаилә иминлеге теләп калабыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X