Танылган эшмәкәр, хәйрияче призына
Бу сәгатьләрдә “Батыр” спорт комплексында танылган эшмәкәр, “2017 ел Хәйриячесе” республика конкурсы җиңүчесе Хәким Каниф улы Хадиуллин призына 2012 - 2014, 2010 - 2011, 2007- 2009, 2004, 2006 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында кул кул көрәше (армрестлинг) буенча Ачык турнир бара.
Аны тантаналы шартларда ярышка килгән укучыларны, тенерларны һәм кунакларны сәламләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин башлап җибәрде.
Ул ярышларның төп сәбәпчесе һәм иганәчесе булган Хәким Каниф улына районда кул көрәше үсешенә зур өлеш керткәне, төрле дәрәҗдәге ярышларда катнашучы спортчыларга финанс ярдәме күрсәткәне өчен, һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, ярышларның төп сәбәпчесе һәм иганәчесе булган Хәким Каниф улы Хадиуллинга Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының мактаулы “Татарстан Республикасында Физкультура һәм спортны үстерүдә керткән өлеше өчен” күкрәк билгесе, 2025 елның 1 мартында Теләче муниципаль районы башлыгы тарафыннан 13 номер белән чыгарылган приказ нигезендә “Теләче районы алдында куйган хезмәтләре өчен” медале һәм Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Болардан тыш, аңа һәм “Теләче” спорт мәктәбенең кул көрәше буенча алыштыргысыз тренеры - укытучысы, үз эшенең фанаты Айрат Әхмәт улы Кыямовка Татарстан Республикасы Кул көрәше федерациясенең Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Федерация бүләген - ияләренә кул көрәше буенча Россиянең Атказанган спорт остасы, республиканың кул көрәше федерациясе вәкиле Воронина Виктория Александровна тәбрикләде.
Тантаналы ачылышта I спорт разрядын үтәгән бертөркем яшь спортчылырыбызга валификация кенәгәләре, күкрәк билгеләре тапшырылды. Ә Иске Җөридән Таһир Гәрәев 2025 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы тарафыннан чыгарылган 30 номерлы приказ нигезендә кул көрәше буенча спорт остасына кандидат булды.
Ярышларны ачу тантанасында Балтач районы кул көрәше буенча мактаулы ветеран-тренеры Фагил Гайнетдинов, ярышларның баш хөкемдары Айрат Кыямов чыгыш ясап, юбилярны гомер бәйрәме белән котладылар, аңа хәерле гомерләр, алга таба да иганәчелек эшен дәвам итүен, ә яшь спортчыларга ярышта уңышлар, имин бәйгеләр теләделәр.
Ярышта Балтач, Әгерҗе, Кукмара, Балык Бистәсе, Мөслим, Саба, Чистай, Питрәч, Теләче районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгән яшь спортчылар көч сынаша.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев