Тарихчылар җыелды
Узып киткән елның 28 декабрендә Теләченең «Туган авыл» тарихи-мәдәни үзәгендә төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең җыелышы булды.
Еллык хисап җыелышында Теләче һәм Саба районы краеведлары, бу төбәкнең мөхтәсибе һәм казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина, китапханә хезмәткәрләре катнашты.
Бөтенроссия татар краеведларының президиумы әгъзасы, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова бу төбәк тарихчыларының еллык эшләренә хисап ясады, алда торган бурычларны ачыклап китте. Ул шулай ук төбәк тарихчыларына үзенең китапларын бүләк итте һәм "Туган җир" журналының 4нче санын таратты. Анда аның Теләче төбәге турында күләмле язмасы басылып чыккан. Быел төбәк тарихчылары Сәлмән Гыйльмиев һәм Нурания Гыйльметдинова Теләче тарихына багышланган китаплар өстендә эшләделәр, алар шушы көннәрдә дөнья күрергә тиеш. Айдар Гариповның "Чал тарихта Шыңар ягы" дип аталган китабы быел басылып чыкты, ул каләмдәшләре тарафыннан югары бәя алды. Иске Җөридән Рәфикъ һәм Венера Сәхәповларның "Җөри юлы - гомер юлы" китабы узган ел басылып чыккан булса да, халык арасында быел таралды һәм уңай фикер калдырды. Бу авторлар барысы да диярлек Теләчедәге төбәкчеләр җыелышында катнашты һәм фикерләрен әйттеләр. Быел бу төбәк тарихчылары Фәүзия Бәйрәмова җитәкчелегендә Теләчедә инде өченче тапкыр очрашалар, мондый чаралар шулай ук тирә-күрше авылларда да уздырылды, борынгы зират урыннары, кабер ташлары өйрәнелде. Кызганычка каршы, бу төбәктә авыл тарихларына багышланган китаплар аз. Шул сәбәпле, Югары Кибәхуҗа, Төрек-Тәмте, Алан, Олы Мәтәскә, Ямбулат, Олы Мишә, Саурыш һәм башка авыллар турында китаплар язар өчен кешеләре барланды һәм билгеләнде. Шушы көнгә хәтле Теләче һәм Саба районнарының энциклопедияләре юк, ул турыда да сүз булды. Әйткәнебезчә, ТеләчеСаба төбәгендә Татарстандагы иң борынгы кабер ташлары саклана, Исмәгыйль хәзрәттән аларның тулы исемлеген булдыру, кайда кемнәр җирләнүен ачыклау соралды. «Туган авыл» мәдәни үзәге җитәкчесе, шундагы шәхси музей хуҗасы, эшмәкәр Рифкать Шәфиков төбәктәге борынгы зират урыннарын өйрәнә. Аннан бу урыннарны билгеләп кую, рәшәткәләп алуны сорадылар. Соңыннан Рифкать Шәфиков чарада катнашучыларны үзенең музее белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Бу музей - Теләченең йөзек кашы, тамгалы урыны, бренды булырга лаек, әмма аңа хакимиятнең дә ярдәме кирәк.Төбәкчеләр җыелышында бу турыда да сүз булды, алга таба бергә эшләргә, урыннарда милләт тарихын бергәләп сакларга кирәклеге әйтелде.
"Тарихи-мәдәни мирас" фондының матбугат үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев