Реклама
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан районда "Тарихны онытмыйк" дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде.
Бәйге "Теләчеинформ"мәгълүмат үзәге һәм районның Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан уздырылды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 дәрәҗә диплом- Баландыш авыл мәдәният хезмәткәрләре;
2 дәрәҗә диплом - Әминә Сафиуллина, Балыклы авылы;
3 дәрәҗә диплом - Олы Нырсы һәм Иске Җөри авылы китапханәләре китапханәчеләре.
Шулай ук, җиңүчеләргә истәлек бүләкләре, ә барлык катнашучыларга да катнашучы дипломнары тапшырылды. Чарабызның иганәчесе Сахабиев Айнур Фәннүр улына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Зөлфия Ибраһимова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз