«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең зур гала-концерты узды
30 нче май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең зур гала-концерты узды.
Конкурста 3557 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим иткән иделэр. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынды. Шуларның 40ы җиңүче исеменә лаек дип табылды. Шулар арасында Олы Мишә урта мәктәбе директоры Баширова Нурия Илдус кызы 3 дәрәҗә диплом һәм 25 мең сум куләмендә грант белән буләкләнде. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев