Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән республика олимпиадасының йомгаклау этаплары узды
Агымдагы елның март аенда мәктәп укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән республика олимпиадасының йомгаклау этаплары узды.
Татар мәктәпләрендә укучылар арасында Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Имамиева Нәзилә,9 сыйныф укучысы Сабирҗанова Айзилә татар теленнән, 11 сыйныф укучысы Мөһәрләмова Азалия әдәбияттан, Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Заһидуллина Нурфия татар теленнән, Гайнетдинова Назлыгөл, Гарипова Динә әдәбияттан, Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә әдәбияттан,Иске Җөри урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гарипова Зөһрә әдәбияттан җиңүче, 10 сыйныф укучысы Хәйруллина Нәфисә призерлар булдылар.
Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен олимпиадада Теләче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәләхиева Зөбәйдә татар теленнән һәм әдәбияттан, 7 сыйныф укучысы Вакказова Зәлия әдәбияттан призер булдылар. Укучыларны әзерләгән укытучылар: Каримуллина Әлфия Наил кызы, Хәйртдинова Язилә Рәфкәт кызы, Сәхәбиева Люция Заһит кызы, Зәйнуллина Рушания Хәким кызы, Сәлимова Резеда Гафур кызы, Сәлмәнова Гүзәлия Рафик кызы, Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы. Укучыларны һәм укытучыларны ихластан котлыйбыз! Хезмәтләре өчен рәхмәт! Һәрвакыт уңышларга ирешүләрен телибез.
Милли мәгариф буенча методист Сәхабиева Гөлфинә Мидхәт кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев