Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарча яз

Тиздән, 26 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр “Татарча диктант“ акциясенә кушыла алачак.

Татар теленә, мәдәниятенә игътибарны арттыручы, тел белемен тикшерү мөмкинлеген бирүче әлеге акция 2014 елдан бирле уздырылып килә. Соңгы елларда аның географиясе елдан -ел  киңәя бара, катнашучылар саны да арта.  Узган ел, мәсәлән, Теләче районында  400 кеше акциягә кушылган. 12 меңнән артык татар  яшәгән Теләче төбәгендә быел икеләтә күбрәк катнашучы булыр дип өметләнеп калабыз.Быелгы акция  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак.
Диктантны ике юл белән язарга мөмкин булачак: өйдән чыкмыйча һәм аны уздыру өчен тәгаенләнгән мәйданчыкларга барып. 

“ӨЙДӘН ЧЫКМЫЙЧА“ язучылар өчен:
Бу көнне сәгать 11дә ТНВ һәм “ТНВ-Планета“ телеканналарында һәм  diktant.tatar сайтында туры эфирда диктант текстын укыячаклар. Моның өчен дәфтәр битенә исем-фамилияне язарга, текст төгәлләнгәч аны телефонга төшереп 89534837711 ватсап номерына  җибәрергә кирәк. 

“МӘЙДАНЧЫКЛАРДА“ ЯЗУЧЫЛАРГА:
26 сентябрьдә  Теләченең барлык мәктәп һәм китапханәләрдә диктант язу оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев