Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы флагы көне белән

29 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы флагы көне

1991 елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады - флаг яшел, ак һәм кызыл төсләрдән тора. 

Флагның яшел төсе яз һәм яңарыш билгесе булып тора. Шулай ук яшел төс Ислам төсе. Ак төс чисталыкны, ә кызыл — җитлеккәнлек, энергия, көч һәм тормыш билгесе. Флагның авторы - Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. 

Рәсми рәвештә бу көн республикада билгеләп үтелми, әмма Татарстан өчен дә, дөньяның барлык татарлары өчен дә ул көн истәлекле тарихи мизгел.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев