Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанда алты республика министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү буенча тавыш бирү башланды

Татарстанда алты республика министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү буенча тавыш бирү башланды: • сәламәтлек саклау; • мәдәният; • мәгариф һәм фән; • хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау; • спорт; • яшьләр эшләре буенча.

Тавыш бирү барышында элек экспертлар формалаштырган максатларны һәм бурычларны сайлап алырга, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итәргә мөмкин.
Тавыш бирү дәүләт хакимияте органнарына гражданнар позициясе нигезендә  халыкка актуаль мәсьәләләрне хәл итүне тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Максатлар һәм бурычларны ачык формалаштыру нәтиҗәсе булып, 2023 елга министрлыклар эшенең 5-7 өстенлеген билгеләү булачак.
Сораштыру 6 декабрьгә кадәр «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм «Халыктан сораштыру» бүлегендә дәүләт хезмәтләре республика Порталында барачак (https://open.tatarstan.ru/polls).
Нәтиҗәләр проект сайтында бастырылачак (https://publictasks.tatarstan.ru).

Белешмә:
Тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын формалаштыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Проектның беренче этабында Татарстан Иҗтимагый палатасы билгеләгән министрлыклар экспертлары тарафыннан 2023 елга ведомстволарның максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр инициацияләнде. Алга таба алар махсус эксперт сессияләрендә һәм иҗтимагый советлар утырышларында эшләнде, шуннан соң 90 тәкъдим онлайн тавыш бирүгә чыгарылды.
Иң күп тавыш җыя торган өстенлекләр буенча тәкъдимнәр декабрьдә ведомстволарның иҗтимагый советларының киңәйтелгән утырышларында тикшереләчәк.
Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2023 елга 5-7 өстенлекле максат билгеләнәчәк.
Халык белән берлектә оештырылган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру һәм расланган индикаторларның ахыргы үтәлеше буенча хакимият органнарының мәҗбүри гавами исәп-хисабы каралган.
Проект турында тулырак мәгълүмат махсус порталда ((https://publictasks.tatarstan.ru), шулай ук ведомстволар сайтларында «максатларны һәм бурычларны ачык формалаштыру» бүлегендә бар. Шунда ук министрлыкларның 2022 елга өстенлекләрен үтәү нәтиҗәләре белән танышырга мөмкин.
https://open.tatarstan.ru/polls/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев