Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанда яшен сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде

Бүген көндез һәм кич республика территориясендә шторм кисәтүе игълан ителде. Татарстанда көчле җил, яшен, яңгыр һәм боз фаразлана. Шул сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә һава шартлары начарланганда иминлек чаралары турында искәрттеләр.

Көчле җил вакытында өйдә калырга, ишекләрне һәм тәрәзәләрне яхшы итеп ябарга киңәш ителә. Урамда булган очракта, реклама һәм элмә такталары, юл билгеләре һәм электрүткәргечләрдән ераграк торырга кирәк. Зур агачлар янында басып тормаска, шулай ук алар янында машинаны калдырмаска киңәш ителә.

Әгәр сез урамда чагында яшен булса, ниндидер сулыклардан ераграк урында аның узганын көтеп торырга кирәк. Әгәр һава торышы бозылганда транспортта булсагыз, автомобильне сүндерергә кирәк. Шулай ук мөмкин булганча, ерак сәфәрләргә барудан баш тартыгыз.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yasen-sabaple-storm-kisatue-iglan-itelde-5856565

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев