Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанның спорт остасы Габдрахманов Расих Әхмәт улы призына көрәш бәйгесе узды

Бүген, ягъни 29 гыйнвар көнне районыбызның "Батыр" спорт комплексында 2005 нче һәм анннан да яшьрәкләр арасында көрәш буенча район беренчелеге- милли көрәш буенча Татарстанның спорт остасы Габдрахманов Расих Әхмәт улы призына 4 тапкыр үткәрелүче көрәш бәйгесе узды.

Бирегә республикабызның Саба, Балык Бистәсе, Арча, Лаеш, Кукмара, Питрәч районнарыннан һәм районыбызның барлык мәктәпләреннән килгән көрәшчеләр җыйналды. Бүгенге көрәштә көрәшчеләр шәхси һәм команда беренчелеге өчен көч сынашты.  Бәйгедә мәртәбәле кунаклар- Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, ТР мөсельманнары Диния нәзарәтенең Аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов һәм әлеге ярышларның төп сәбәпчесе Расих Габдрахманов катнашып, көрәшчеләргә изге теләкләрен җиткерде.


Әлеге ярышлар турында тулырак район газетасыннан укый аласыз.

Зөлфия   Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев