Теләче Информ

Тәбрик иттеләр

1 декабрь көнне Олы Мишә авылында яшәүче Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия булган Гаптрәүф абый Кәримовның туган көне. Аңа 80 яшь тулды.

Район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин һәм  район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Сәлмән Гыйльмиев, Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргат Җамалетдинов Гаптрәүф абыйга изге теләкләрен җиткерделәр һәм район башлыгының  Рәхмәт хатын  биреп,  җылы әңгәмә корып, истәлек бүләге тапшырдылар.  Гаптрәүф абый  кунакларга күз яшьләре аша рәхмәтен җиткерде. 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: