Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Театр карап кайттылар

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылаган көннәрдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Салават Юзеевның “Кияу урлау” спектакле күрсәтелде.

Аны “Без хәтерлибез!” хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары тамаша кылды. Алар арасында Олы Мишә авылының ветераннар советы рәисе Ринат Зарипов җитәкчелегендә Олы Мишә авылы хезмәт ветераннары да бар иде. Чараны оештыручыларга ветераннар ихлас рәхмәтле булып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев