Теләче авылында үзара салым буенча эшләрне планлаштыру буенча халык җыелышы үтте
Бүген «Батыр» спорткомплексында 2024 елда эш йомгаклары һәм 2025 нче елда үзара салым буенча эшләрне планлаштыру буенча халык җыелышы үтте.
Җыелышны Теләче авыл җирлеге башлыгы Илдар Мараков башлап җибәрде, соңыннан Теләче башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин 2024 нчы елда эшләнгән эшләр һәм 2025 нче елда үзара салым буенча эшләрне планлаштыру буенча доклад белән чыкты.
- Быел Балыклы авылында ФАП төзелеп, кулланышка тапшырылды. Теләче авылын яңа су трассалары белән тәэмин итү буенча күп эш башкарылды.Төзелеп килүче яңа урамнарга да су кертү эшләре алып барыла. Теләчедә урнашкан үзәк ял паркында төзелеш эшләре бара. Дан Аллеясы дип аталган бик матур парк ясалды. Әлеге парк белән барлык мәктәп укучыларын да таныштыруны оештырырга кирәк, – диде ул мәктәп коллективына мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук, федераль программа буенча алып барыла торган капиталь ремонтлар турында да аңлатып үтте.
Ахырдан халыкны борчыган сорауларга җавап бирелде.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев