Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Теләче йолдызчыгы» ның Гала-концерты узды

Хәтерләсәгез, март аенда, «Киләчәк» яшьләр үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Теләче йолдызчыгы» диеп исемләнгән конкурс-фестивальнең сайлап алу туры узган иде. Әлеге фестиваль Балалар иҗат үзәге тарафыннан үткәрелә.

Гаилә елы кысаларында узучы фестиваль-конкурста  5 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар һәм иҗади гаиләләр катнашкан.   Бүген район мәдәният йортында  әлеге бәйгенең Гала – концертын тамаша кылдык. Шулай ук, чарада Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова да  катнашты. Алар  балаларга, аларның әти-әниләренә, укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр. 

- Барыгызга да чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Барыбыз да бүген ял иттек. Балалар җырладылар, биеделәр, барыбызның да күңелләренә барып җиттеләр. Сез чын сәхнә йолдызлары, – диде район башлыгы сәхнәгә күтәрелеп. 

Концерт мизгелләрен фотоларда күрәсез.  Фестиваль хакында тулырак район газетасының киләсе саныннан укып таныша алырсыз. 

Зөлфия Ибраһимова. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев