Теләче районында «Күн туп» ярышы үтте
Бүген Теләче районында 2007-2008 нче елгы кызлар һәм егетләр арасында республикакүләм «Күн туп» ярышы үтте.
Ярышта районыбызның егетләр командасы 1 нче урынны яулады! Тренерлары - Рөстәм Хәбиров, физик тәрбия укытучысы Булат Сәләхиев.
Шулай ук, бу ярышта кызлар командасы да сынатмады, алар икенче урынга лаек булды! Тренерлары - физик тәрбия укытучысы Рафиль Хакимов һәм Ильнар Назмутдинов.
Котлыйбыз! Алдагы ярышларда да зур җиңүләр сезгә!! 👏
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев