Теләче районының административ комиссиясе утырышында
23 һәм 29 май көннәрендә Теләче районының административ комиссиясе утырышлары булып узды.
Утырышлар барышында Теләче авыл җирлегенең төзекләндеру кодексыныҗ 3.6 мәддәсе нигезендә 4 административ эш каралды. Җаваплылыкка тартылганнарның барысы да – физик затлар. Күпчелек хокук бозулар шәхси хуҗалык биләмәсеннән тыш, авыл җирлегеннең рөхсәтеннән башка төзелеш кирәк яракларын, утын, төзелеш калдыкларын саклауга кайтып кала. Әлеге каралган эшләр буенча 4 кеше административ җаваплылыкка тартылды.
Шунысын да искәртеп үтәбез: капка төпләрен чиста тотып, үскән үләннәрне чабып торсак иде. Шулай ук авыш коймаларны рәтләп, төзек хәлгә китереп, буяп куюыгыз да сорала.
Район Административ комиссиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев