Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче районының Баландыш авылы балалары Кыш бабайдан нинди бүләк сораган?

Яңа елга аяк баскан көннәрдә балалар өчен берсеннән-берсе мавыктыргыч тамашалар уза. Аларның күбесе Кыш бабайга хат язу белән бәйле. Ул хәтта илкүләм хәйрия акциясе буларак та уза. Теләче районының Баландыш авылы балалары Кыш бабайдан нинди бүләк сораганын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.

Түземсезләнеп Кыш бабайны көтүче Баландыш авыл җирлеге балалары хат та язган, үз һөнәрләрен күрсәтергә дә әллә кайчан әзерләнеп куйган.
Бәхет өмет итәбез дип җырлаучы Дилә Рашитова Кыш бабайның авыл җирлеге башлыгы икәнен таный әлбәттә һәм бик рәхмәтле. Теләкләр чыршысына хат язучылар арасында Зәринә Хаҗиева да бар.
Бүләк бик ошады Зәринәгә. Курчагын апасына да әнисенә дә күрсәтә.

Әнисе кочагына сыенган Самир Тимербаев кыш бабайдан рәсем ясау җыелмасы сорап язган. Ә өйнең ак әбисе Самирның әтисе Фирзәр җиңү белән кайтсын дип көн дә дога кыла.
Балаларны котларга килгән Теләче Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белдерүенчә, хат язу хәйрия акциясендә күп балалы, аз керемле, әтиләре мобилизацияләнгән һәм сәламәтлеге чикле балалары булган гаиләләр катнаша. Барлыгы 18 балага бүләк алынган.

Юмарт Кыш бабай бүләкләрен тарату мәдәният йортында да дәвам итте.
Бу авылда тартынып торган бала юк , бар да сәхнә түрендә, үзләре дә бии Кыш бабайны да биетә.
Әнә шулай туган авылның кадерен белеп балаларга шатлык өләшеп яши баландышлылар. 70 тонна боз кисеп төрле фигуралар ясаганнар чаклары да бар иде. Әмма быелгысы да күз явын алырлык. Балаларга да өлкәннәргә дә ошый.

Мөршидә Җиһан. Александр Решеткин Татарстан яңалыклары өчен Теләче районыннан.

https://vk.com/video-217120261_456239466

Чыганак: https://trt-tv.ru/tat/avyl/tel-che-rajonyny-balandysh-avyly-balalary-kysh-babajdan-nindi-b-l-k-soragan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев