Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче районының яңадан оешуына 31 ел тулды

Шул вакыт эчендә районыбыз үзенең икътисадын ныгытуга иреште, халыкның көнкүреше уңай якка үзгәрде, социаль һәм мәдәни шартлар яхшырды. Районыбызның нигезе нык һәм киләчәге өметле.

Хәзерге административ-территориаль берәмлек буларак, районның тарихы 1935 елның 25 гыйнварыннан башлангыч ала – Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Татарстан АССР составында Теләче районы оештырыла. Тик нибары 24 ел яшәп кала, РСФСР Югары Советы Президиумының 1959 елның 12 октябрендә  чыгарылган Указы белән ул таркатыла, аның территориясе, бүлгәләнеп, башлыча Саба, өлешчә Питрәч районнарына кушыла. Татарстан Республикасының 1991 елның 28 ноябрендә гамәлгә кертелгән Законы нигезендә, аерым административ-территориаль берәмлек сыйфатында район яңадан торгызыла.
 
Якташлар – куренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре – районның бәһа биреп бетермәслек хәзинәсе. Теләче төбәге – Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисләре Рәүф Сабиров һәм Гомәр Байчурин, Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов; Социалистик Хезмәт Геройлары Гөлбикә Кәримова һәм Габделхак Галиев; академиклар Тәлгат Сираҗетдинов һәм Яхъя Абдуллин; профессорлар Наил Шәмсетдинов һәм Васил Гарифуллин; язучылар Фатих Хөсни, Мәхмүт Хәсәнов, Мәхмүт Максуд, Нурислам Хәсәнов, Рашат Низамиев; җырчылар Нәфисә Васыйлова, Венера Ганиева, Сөләйман Йосыпов, Таһир Якупов, Рәсим Низамов; композитор һәм баянчы Фәрит Хатипов; спортчылар Ольга Князева, Шамил Сабиров, Сергей Тимофеев; журналистлар Нургали Булатов, Дания Гайнетдинова, Наил Хисамиев, Биектау муниципаль  районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкаларның кече Ватаны.
Тарих өчен 31 ел әлләни зур вакыт та түгел кебек. Ә шул вакыт эчендә күпме эш башкарылган! Район үзәге өр-яңадан төзелде, киңәйде, шәһәр төсен алды. Мәктәп, мәчет, спорт биналары, күпләгән яңа йортлар, социаль объектлар, административ биналар калыкты. Урамнарга асфальт түшәлде. Юллар тәртипкә китерелде. Бу казанышлар республикабызда алып барылган дөрес сәясәт һәм республикабыз җитәкчелегенең районыбызга күрсәткән олы ярдәме нәтиҗәсе. Иң мөһиме - район үзенең мөстәкыйль яшәргә хокукын һәм мөмкинлеген раслады.

Киләчәктә дә сайлаган юлыбыз туры булып, максатларга, зур үрләргә ирешергә насыйп булсын. Безне туган районыбызга мәхәббәт берләштерә. Көчнең шул бергәлектә икәнен онытмыйча, эш батырлары, ил батырлары булып яшәүләр язсын. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә имин, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек телим.

Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев