Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче үзәк китапханәсендә «Изге айның һәр көне изгелеккә безне чакыра» дип исемләнгән рухи мәгълүмат сәгате үткәрелде

19 март көнне Теләче үзәк китапханәсендә изге Рамазан аена багышланган «Изге айның һәр көне изгелеккә безне чакыра» дип исемләнгән рухи мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Бирегә «Сердәш» клубы әгъзалары чакырулы иде. Әле яңа гына Гомрә хаҗыннан кайткан  Әнисә Хуҗина үзенең уй-кичерешләре белән уртаклашты, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге изге урыннарны видео һәм фото материаллар аша күрсәтте. «Без – мөселманнар, бергә җыелып илебез җитәкчеләренә сабырлык, ихтыяр көче юлдаш булуын теләдек. Аллаһы Тәгаләдән Украина җирендә тынычлык урнашуын һәм ир-егетләребезнең исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын сорап дога кылдык», - диде ул.

Шулай ук китапханәдә «Рамазан ае – изге ай» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Р. Фәхреддиннең «Нәсыйхәт», Г. Тукайның «Аллаһ гыйшкына», Җәлил хәзрәт Фазлыевның китаплары, С. Аппакованың «Тузмый торган бүләк» һ.б китаплар урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев