Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләчедә медицина хезмәткәрләре узган елга нәтиҗә ясады һәм бурычлар билгеләде

Очрашуда Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, регионара клиника-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин һәм башка кунаклар катнашты.

Муниципаль район башлыгы  Айрат Фәтхуллин үзенең чыгышында район хастаханәсенең эшчәнлеген уңай бәяләде, соңгы елларда хастахәнәдә материаль – техник базаның ныгуын әйтеп узды. 

2024 елда 138 бала туган, бу 2023 ел белән чагыштырганда  7 балага артык дигән сүз.  Ләкин үлүчеләр саны кимеми. Бу турыда район үзәк хастахәнәсенең баш табибы Ирек Галиуллин 2024 ел йомгаклары буенча ясаган чыгышында хәбәр итте. 

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хастаханәнең еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Балыклы авылы  фельдшер – акушерлык пункты җитәкчесе Илһамия Сәитова пункт эшчәнлеге  белән таныштырды. 

Узган елга нәтиҗәләр ясап, регионара клиника-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин да үзәк хастаханә эшен яхшы дип бәяләде, медицина хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. 

Киңәшмә ахырында бер төркем алдынгылар һәм хәзерге вакытта уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр  бүләкләнде. 

Зөлфия Ибраһимова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев