Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләчедә муниципаль укыту семинары узды

23 нче гыйнвар көнне Алан урта гомуми белем бирү мәктәбендә Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең җәмгыять белеме укытучылары һәм 10-11 сыйныф укучылары өчен «Җәмгыять белеме буенча 2025 елгы БДИның икенче өлеше биремнәрен чишү» темасына муниципаль укыту семинары узды.

 Гомуми белем бирү учреждениеләренең 10-11 сыйныф укучыларын дәүләт (йомгаклау) аттестациясен сыйфатлы узуга һәм укытучыларның һөнәри осталыгын камилләштерүгә сыйфатлы әзерләү максатларында семинарга имтихан эшләрен тикшерү буенча әйдәп баручы эксперт, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Садыйков Җәүдәт Нәҗип улы чакырылган иде. Кунаклар һәм катнашучылар семинарны уздыруның бик яхшы кызыклы формасын билгеләп үттеләр, оештыручыларга җылы кабул итүләре һәм үз эшләренең бай материаллары белән уртаклашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев