Теләчедә спорт-уен программасы узды
Район яңалыклары

Теләчедә спорт-уен программасы узды

Ялларда Теләче үзәк ял паркында «Әкияти эстафета» дип исемләнгән спорт-уен программасы узды.

Бәйрәмнең максаты — балаларда физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт уяту, аларның җитезлеген һәм зирәклеген үстерү.

Балалар яраткан әкиятләрне искә төшерде, җитезлек, тизлек сыналды. Иң мөһиме — командада эшләргә һәм бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнде.

 

#ЛетоВТатарстане #Тюлячи #Спорт #Балалар #ӘкиятиЭстафета


Нет комментариев