Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчедә су коену йоласы узды

Бүген районыбызның Теләче, Субаш, Карабаян һәм Шармыш авыллары тирәсендәге сулыкларда суда коену йоласы узды.

Аңарчы бүген төнгә каршы һәм иртәнге сәгатьләрдә првослав динен тотучы райондашларыбыз чиркәүләрдә бәйрәм гыйбәдәте кылдылар, келәү әйттеләр, Хач үбү һәм Изге чишмә суын изгеләндерү (аруландыру) йоласын үтәделәр. Теләче һәм Шармыш чиркәүләрендә бу йоланы Теләче авылының Покров чиркәве иерие Алексей атакай  Павлов башкарды. 

 

Әлеге йолаларны үтәү вакытын сез түбәндәге фоторәсемнәрдә күрәсез. Пасха, Раштуа бәйрәмнәре кебек изге, якты чара булган Качману бәйрәме турында сез тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев