Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләчегә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде

Теләчегә эш сәфәре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.

 Ул  район башлыгы  Айрат  Фатхуллин, Республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев  белән мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка көнүзәк мәсьәләләр хакында  фикерләште. 
Бу  көнне  Казан  кунагы  авыл  имамнары  белән  күреште, аларны кызыксындырган  сорауларга  җавап  бирде.Теләче авылында  «Ихлас» мәчетендә булды, җәмәгать  белән  икенде  намазын  укыды.
 «Маяк» кафесында  шәхси эшмәкәр  Хәмит Габделхай  улы Хәкимов   иганәчелегенә үткән район ифтар мәҗлесендә  катнашты, үтемле  вәгазь  сөйләде.

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев