«Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре өмәдә
Бүген «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре язгы өмәгә чыкты.
Яз кояшы турырак һәм җылырак карый башлау белән районда язгы санитар чистарту өмәләре башлана. Чөнки яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта башлый. Кыштан соң табигать уяна, тирә-якны тәртипкә китерү, төзекләндерү вакыты җитә.
Райондашларыбыз бердәм рәвештә беренче язгы өмәдә катнаша. Алар тирә-якны кардан арындыру өчен кулларына көрәк алып, каралып яткан кар-боз өемнәрен тирә-якка тарата, кар астыннан чыккан чүп-чарны да җыя. Оешма-учреждениеләр коллективлары үзләре эшләгән биналарның тирә-ягын һәм билгеләнгән участокларны чистарта – һәркем үз территориясендә тәртип булдыруга өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев