Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында бик матур чара узды

«Сез – безнең кояшыбыз» - әлеге исем астында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әбиләре, әниләре катнашында бик матур чара узды.

- Бәйрәм барышында балалар үзләренең якыннарына җыр-биюләрен, күңелгә үтеп керердәй шигырьләрен бүләк иттеләр. Нәниләре белән бергәләп уен уйнау әниләргә аеруча ошады. Балаларына карап сокланган аналар йөзендә сөенеч күрү җанга рәхәтлек өстәде. Азактан бәйрәмгә кояшның кунакка керүе чарабызны тагы да ямьләде. Кадерле кешеләр – күркәм хатын-кызларыбыз, әниләр, әбиләр, гел шулай кояш кебек балкып яшәсеннәр, газиз балалары аларны  куандырып торсын иде. Ә балаларда аларга карата хөрмәт, ярату хисен тәрбияләү – бу безнең хезмәтебезнең асылы.

 

Икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Лилия Сабирҗанова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев