Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында бирнә җыйдылар

Әби - бабаларыбызның гореф - гадәтләрен дәвам итеп, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәменә “бирнә җыю” оештырылды.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар милли киеменнән, колгалар тотып, “Сабантуй” җырын җырлап Полевая һәм Дальняя урамнарыннан уздылар.

- Элек - электән үк әби-бабаларыбыз “бирнә” гә күкәй, яулык, чиккән сөлге, тастымал, төрле материаллар бүләк иткәннәр. Безгә дә берсеннән- берсе матур сөлгеләр, төрле бүләкләр, хәтта йомырка да бирделәр. Балалар аларны балалар бакчасында булачак “Сабан туе” бәйрәменә чакырдылар. Теләче халкы елмаеп каршы алды,матур теләкләрен әйтеп озатып калдылар, - дип хәбәр иттеләр безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев