Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Чыршы да яшәргә тели!» акциясе узды

Кешеләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына юнәлтү, табигать ресурсларын һәм ылыслы агачаларны саклау максатыннан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Чыршы да яшәргә тели!» акциясе узды.

Чыршылар уртача 250-300 ел яши. Ләкин яшел дусларыбыз өйләргә килеп эләккәнче яисә ылыс урманнарына әйләнгәнче, әлеге урман бизәкләренә ничә ел үсәргә кирәклеге турында уйламыйбыз да. Ылыслы агачларны саклап калу нияте белән, нәниләр әлеге проблемага якын килеп, аны чишү юлларын таптылар. Алар төркемдәшләре белән күмәкләшеп тәрбияви элмә тактасы ясадылар.

«Ылыслы агачларга кагылмыйча, урманнарга чыгып саф һаваны тулы күкрәк белән рәхәтләнеп сулау яхшырак. Чиста һава сулап, мәһабәт нарат-чыршы урманнары буенча йөрергә теләсәгез, кисмәгез агачларны!» дип тели районыбызның нәни  экологлары.

 

Насибуллина Лилия Шамилевна, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев