Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында беренче тапкыр космоска очуга багышланган чаралар узды

Космонавтика көне уңаеннан, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланган чаралар узды.

Зурлар төркеме балалары белән космос, Кояш системасы планеталары, космик очышлар турында танып-белү дәресләре һәм әңгәмәләр үткәрелде, балалар  тәҗрибә - эксперименталь эшчәнлек ярдәмендә вулканның атылуын күрделәр.

Әңгәмәләрдә педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космонавтика үсешенең башлангычында торган галимнәр белән таныштырдылар. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән иллюстрацияләрне карадылар, шигырьләр укыдылар һәм табышмакларга җавап бирделәр, картиналар ясадылар һәм космоска һәм аны беренче ачучыларга багышланган эшләнмәләр ясадылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев