Теләче районы башлыгы волонтёрлар белән очрашты
Бүген, «Киләчәк» яшьләр үзәгендә, Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин район волонтёрлык хәрәкәтенең актив егет-кызлары белән очрашты.
Әлеге чара ел саен билгеләп үтелә торган Халыкара волонтерлар көне кысаларында узды. Залга шушы мактаулы вазыйфаны йөрәк кушуы буенча ирекле рәвештә башкаручы укучылар, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм өлкәннәр чакырылган иде.
- Волонтёрлар тарафыннан районда, гомумән республикада зур эшләр алып барыла. Бу чын йөрәктән, чын күңелдән эшләнелә торган эшләр. Барыгызга да хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт, изге зур эшләр эшлисез, - диде район башлыгы Айрат Фатхуллин, чараны ачып җибәреп.
Очрашу барышында «Олипм» яшьләр үзәге белгече Кристина Майсурадзе волонтёрлар хәрәкәтенең эшчәнлеге турында сөйләде, грант проектлары буенча үз киңәшләрен бирде. Очрашуга килүчеләр, түгәрәк өстәл артында, хәрби операциядә катнашкан егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган ярдәмне тагы да зурайту, оештыру мәсьәләләре буенча сөйләште, бу эшкә тагы да күбрәк волонтёрларны тарту буенча үз киңәш - фикерләрен җиткерде.
Ахырдан район башлыгы актив райондашларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев