Теләче кызлары яу кырында
Бөек Ватан сугышы елларында Теләче районыннан 60 япь-яшь кыз бала турыдан-туры сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, хәрби врачлар, хәрби фельдшерлар, радистлар, телефончылар, зенитчылар, ветеринария фельдшерлары булып хезмәт итә.
Шуларның 10сы яу кырында мәңгегә ятып кала, 50се сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнеп, туган җиренә әйләнеп кайта. Сугышка барлык милләтләр дә алынган, шулай да хатын-кызлар арасында руслар күбрәк, алар 34 кеше. Үлеп калган хатын-кызлар арасында Олы Мирәтәк авылыннан Писарева Антонина Ивановнаның (хәзерге көндә Олы Нырсы авылында яшәүче сугыш ветераны Писарев Алексей Ивановичның бертуган апасы) язмышы аеруча аянычлы. Антонина Ивановна сугышның беренче көннәреннән үк Казаннан китеп, 1084нче эвакуация госпиталенең хәрби врачы була. Украинаны азат итү өчен барган сугышларда немец авиациясе госпитальгә һөҗүм итә һәм авыруларны коткару белән шөгыльләнгән хәрби врач Писарева А.И. берьюлы 18 тән ярасы алып, 1943 елда һәлак була.
Югары Ачы кызы Первова Нина Александровна сугышка Касыйм шәһәреннән алына һәм 1081нче артиллерия полкының ветеринария фельдшеры булып хезмәт итә. Нина Александровна 1942 елда корбаннарын бүген дә санап бетереп булмый торган Ленинградның Синявино биеклекләрендә һәлак була. Шулай ук Субаштан Тюрина Наталья Киевта, Күкчәдән Дъячкова Ольга Польшада, Иске Карабаяннан Арсентьева Анисья, Шебулаттан Манафеева Евдокия Витебскийда ятып калалар. Ә Белогорка авылыннан Никонова А.И. ның язмышы бөтенләй билгесез. Фронтовик кызларның 50сенә әйләнеп кайту насыйп була. Балыклы авылыннан Хадиева Гильбадар, медицина хезмәте лейтенанты, Кызыл Йолдыз Ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнеп кайта. Гильбадар апа сугыштан соң Ташкент шәһәренә китеп, тыныч тормыштагы гомер юлын ахыргы көннәренә кадәр шунда яши. Күкчәдән Фәхертдинова Тәнзилә хәрби фельдшер, медицина хезмәте лейтенанты була, медальләр белән бүләкләнә. Теләчедән Бочкарева Мария Федоровна сугыштагы батырлыгы өчен орден һәм 4 медаль белән бүләкләнә. Тыныч тормышта ул бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Шамаева Вера Ильинична 1942-1945 елларда сугыш кырында булып, Теләчегә әйләнеп кайтканнан соң үзенең тормыш юлын фронтовик, өлкән лейтенант Шамаев Александр Дмитриевич белән бәйли. Алар бергә 43 ел гомер кичерәләр һәм 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Тыныч тормышта Вера Ильинична орлыкчылык инспекциясендә эшли.
Әбде авылындагы 7 фронтовиктан берсе булган Красильникова Надежда Максимовна озын тормыш юлы үтеп, 2019 елда гына безнең арадан китеп барды.
Аллага шөкер, Күкчә авылында яшәүче бердәнбер хатынкыз - сугыш ветераны Сабирҗанова Таисия Павловна бүгенге көндә исән-сау, 2019 елда үзенең 95 яшьлек юбилеен уздырды. Аңа исәнлек-саулык, тыныч тормыш телик.
Сәлмән Гыйльмиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев