Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады

14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.

Иң яхшы сыйныф исемен билгеләү өчен республикабызның 25 районыннан 27 команда килде. Конкурс программасы 3 сынаудан гыйбарәт иде: «Безнең күңелле дус сыйныф» визит карточкасы, иҗади проектны яклау һәм «Цифрлаштыру елында ата-аналар» иҗади номеры. Бу чарада Теләче районы данын безнең Олы Мишә урта мәктәбе яклады һәм конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча мактаулы призлы урынга лаек булды.  Мәктәп диплом һәм портатив колонка белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев