Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче районының беренче балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә

Бакчада тәрбияләнүче балаларга экологик тәрбияне тирәнтен җиткерер өчен бакчада эшләүче тәрбиячеләребез әлеге эшчәнлекне алгы планга куеп эш итәләр.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләреләре белән бергәлектә табигать почмагына экскурсиягә чыктылар. Экскурсиягә барыр алдыннан балалар белән табигать, урамда, юл аркылы чыкканда, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр Экскурсия вакытында балалар агачлар турындагы белемнәрен ныгыттылар, табигатькә карата сакчыл караш турында сөйләштеләр, агачлар турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр. Үсемлекләрдәге, агачлардагы җәйге үзгәрешләр, бөҗәкләр турында кызыксынып тыңладылар, үсеп чыккан гөмбәләрне, кырмыска ояларын күзәттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алдылар... Балаларны урманда ташлап калдырылган чүпләр бик борчуга салды. Әлеге темага шөгыльләрдә бик күп сөйләнелгәнлектән, балалар әлеге күреншкә битараф кала алмадылар. Өйдә әти-әниләргә, олылырга һәм кечеләргә болай эшләргә ярамаганлыгын аңлатырга сүз бирделәр. Без дә, кечкенәдән табигатне яратучы бала аны пычратуга юл куймас, экологияне саклар диеп өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев