Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчелеләр изге гамәлдән читтә калмады

18 май көнне Теләче авылының Ленин урамында Республикабызның кан алу үзәге эшләде. Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, райондашларыбыз иртәдән чират алды.

Алар арасында медицина хезмәткәрләре, өлкәннәр, шулай ук яшь буын вәкилләре дә күп иде. Донор көнендә катнашучылар белән район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов,  район үзәк хастаханәсе баш табибы да аралашты. Мобиль кан тапшыру  үзәге җитәкчесе, табиб Хәйдәр Габдрахманов донор көнен тиешле дәрәҗәдә оештырган баш табиб Ирек Галиуллинга һәм районыбыз халкына олы рәхмәтен җиткерде.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X