Теләчелеләр Ленинградны саклауда
2019 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы тулысынча өзелүгә 75 ел булды.
Шушы вакыйга уңаеннан Ленинградта “Мы шли к тебе, блокадный Ленинград. Памяти павших воинов – Татарстанцев” дип исемләнүче “Хәтер” китабы басылып чыкты. Китапка тулы булмаган мәгълүматлар буенча да 18467 Татарстан егетенең Ле- нинградны саклап, башларын салулары теркәлгән. Бу китапны төзүче М.В. Черепа- нов китергән саннар буенча Татарстаннан һәлак булган 350 меңнән артык сугыш- чыдан 175 меңе хәзер дә һәлак булучылар исемлегендә юк, аларның билгеле булган- нары да “Хәбәрсез югалды” дип бәяләнә. Әлеге автор Ленинградта һәлак булучы Та- тарстан улларын эзләүгә берничә еллар го- мерен багышлады һәм үзәк архив матери- аллары, сазлыкларда күмелмичә яки сазга күмелеп үлгән сугышчыларның орден-ме- даль номерлары яисә медальон – капсу- лалары буенча Теләче районыннан да 160 сугышчыны табып, әлеге китапка керт- те. Бу китапта безгә әлегә кадәр бөтенләй билгеле булмаган 31 сугышчының исемен күрә алдык. Шуларның өчесе Тубән Саурыш, икесе Олы Саурыш, икесе Иске Җөри, икесе Комаровка авылларыннан. Калган авыллардан берәр кеше. Бер Ленинград өчен барган сугышларда гына да районыбызның 160 кешесе һәлак булуын һәм аларның өчесенең фәкать 2018 елда гына, ә 28 нең 2019 елда гына табылуын исәпләсәк, Ленинград фаҗигасын бераз күзалларга мөмкин. Ә хәзергә табылмаганнары күпме, аларны бер кеше дә белми. Алдан чыккан “Хәтер” китабында исемнәре язылганнар да “хәбәрсез югалды” дип билгеләнгән иде, фронты да, ул сугышкан хәрби берәмлек тә, югалган урыны да билгеле түгел. Хәзер аларның да язмышлары мөмкин кадәр ачыкланды. Үлеп калган райондашларыбызның күбесе Си- нявино биеклекләренә һәм “Невский Пята- чок” дип аталган урыннарга туры килә. Бу плацдармнарда солдатның гомер озынлы- гы 52 сәгатьтән артмаган. Балтик диңгезе, Нева елгасы, Ладога күле, бихисап күп Ка- релия күлләре төбендәге райондашлары- быз турында төгәлрәк язарга кул бармый, йөрәк елый. Якташларыбызның шактый өлеше Ленинградтагы Пискарев зиратына күмелгән, алары 872 көнлек блокаданы кичергән яки кичерә алмыйча үлеп калган солдатлар. “Невский Пятачок” дип аталган урын 250х350 метрлы Неваның кискен бо- рылышлы урыны, андагы плацдарм 2х1.5 км дан артмаган. Шушы урында безнең районнан гына да 8 сугышчы һәлак булга- нын күзалласак та, мондагы җәһәннәмнең тулы масштабын аңлап бетереп булмый. Синявино биеклеге дә 50 метрдан да артмаган калкулык, анда 6 райондашыбыз ятып калган. Яңа табылган 31 сугышчының исеме районның булачак “Хәтер” китабына кертелделәр, апрель аенда алар белән төгәлрәк танышып, авылларда куелган мемориаль такталарда исемнәрен урнаштырып булачак.
Сәлмән Гыйльмиев.
Фото интернет чилтәреннән алынган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев