Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Телəчедə министр сайлау барышы белəн танышты

Бүген Телəче районында 27 сайлау участок сайлау комиссиясе эшли. Районда сайлау яшендəге 10 мең 774 кеше теркəлде.

Бүгенге көндезге сəгать өчкə территориаль сайлау комиссиясе биргəн мəгълүматлар буенча, сайлаучыларның 84 проценты үз тавышларын биргəн. Район буенча өйдə сайларга телəк белдерүчелəр саны 224, беренче тапкыр сайлауга килүче яшьлəр саны 38. 11-12 сентябрь көннəрендə алдан сайлау мөмкинлеге тудырылган иде. Ул көннəрдə 7 меңнəн артык сайлаучыларыбыз үз тавышларын бирде. Районда сайлауларның барышы белəн ТР Транспорт һəм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да танышты.

 

Сайлау участогына өлкəн кешелəр өчен гриппка каршы вакцина ясату каралган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзəтчелек хезмəтенең Татарстан буенча идарəсе җитəкчесе Марина Патяшина бердəм матбугат үзəгендə сөйлəде.

«Сайлау участокларында олы яшьтəге кешелəр өчен гриппка каршывакцинация үткəрү каралган. Ул бик эффектив, мөһим һəм популяр чара.Сайлау участоклары, нигездə мəктəплəрдə урнашкан, анда медицинаярдəмен күрсəтү өчен бүлмəлəр бар. Ул бик җайлы, алдан язылып,поликлиникага йөрү кирəкми. Ул халыкка да ошый», — дип сөйлəде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев