Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлекләрне кышлату ничек бара?

7 декабрь көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов белән берлектә җаваплылыклары чикләнгән “Агролак”, “Алан”, “Чулпан” һәм “Игенче” ширкәтләре фермаларында булып, кышлатуның барышы, урыннарда эшнең куелышы белән танышты. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 7 декабрьгә алынган мәгълүматларга караганда, хәзер районыбыз хуҗалыклары 67 тонна сөт җитештерә. Әлеге күрсәткеч узган елгы шушы чорныкы белән чыгыштырганда 1,4 тоннага артыграк. Үсеш - 102%. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә 15,6 килограмм сөт туры килә. Бүген җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте уңганнары һәр сыердан - 22,3, “Алан” ширкәте савымчылары  20,7 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Бүген сөт җитештерүдә, узган елгы шушы чор белән чагыштырганда иң күп үсешкә ирешеп “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшли. Биредә әлеге тармакта 122% үсеш күзәтелсә, “Алан”да әлеге күрсәткеч 117%.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев