Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Территорияләрне төзекләндерү буенча төзелгән район комиссиясе авыл җирлекләрен тикшерәчәк

Иртәгедән территорияләрне төзекләндерү буенча төзелгән район комиссиясе авыл җирлекләрендә булып бәйгедә катнашырга гариза биргән райондашларыбызның хуҗалыкларын тикшерәчәк.

Әлеге бәйгедә катнашырга дип 30 дан артык гариза алдык. 

Бәйгегә түбәндәге номинацияләр буенча нәтиҗә ясалачак: 

- «Төзекләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге " - (1, 2, 3 урын);

- «Иң матур ишегалды " (1, 2, 3 урын);

- "Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)" (1, 2, 3 урын).

Ә әлеге фотолар Кече Кибәхуҗа авыл җирлегеннән  килде. Биредә челтерәп аккан чишмәләрне төзекләндереп, булган объектларны саклап торалар икән. Соңгы елларда авыл халкы матурлыкка омтыла. Чиста урамнар, төзек матур йортлар шуның ачык мисалы. "Матур төзек җирлегебезгә сезне дә көтеп калабыз, уңган, булган тырыш халыкның матурлыкка омтылганына үзегез дә инанырсыз", - диелә безгә килеп ирешкән хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев